news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә төзекләндерелгән Ленин урамын карады

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт халкын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, Шәһәр көне белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә төзекләндерелгән Ленин урамын карады
https://tatarstan.ru

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эшлекле сәфәрдә. Ул төзелеш эшләре җәелдерелгән кампустан Әлмәт дәүләт нефть институты урнашкан Ленин урамына кадәр яңа троллейбуска утырып барды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 елда уңайлы шәһәр мохите формалаштыру программасы кысаларында Ленин урамын (Мәрҗани урамыннан алып Чехов урамына кадәрге участокта) төзекләндерү проектының беренче этабы гамәлгә ашырылган. 2020 елда урамның икенче участогында (Чехов урамыннан алып Тукай проспектына кадәр) эшләр җәелдерелгән.

Рөстәм Миңнехановка төзекләндерүнең барышы һәм башкарылган эшләр (җәяүлеләр зонасы, урамны яктырту, территорияне яшелләндерү, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, ландшафт объектлары) хакында сөйләделәр.

ТР Президенты институт янындагы төзекләндерелгән скверны да карады. Бүгенге көндә әлеге иҗтимагый киңлек шәһәр халкы өчен уңайлы ял итү урынына әверелгән.

Сәхнәдән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, Шәһәр көне белән котлады.

«Әлмәт – яшьләр шәһәре. Шәһәр ел саен матурая, уңайлыклар арта. Яңа объектлар барлыкка килә. Бүген без анимация мәктәбендә, Инженерлар лицеенда, яңа иҗтимагый мәдәният үзәгендә булдык. Боларның барысы да «Татнефть» компаниясе ярдәмендә сафка бастырылган. Компания Әлмәттә генә түгел, бөтен Татарстанда объектлар төзи. Боларның барысы да республика халкының мул тормышын кайгыртып эшләнә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100