news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор таләпләре үтәлүен катгый контрольгә алырга кушты

Патяшина тикшерү вакытында хокук бозулар ачыкланган объектлар саны буенча борчылуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор таләпләре үтәлүен катгый контрольгә алырга кушты
tatarstan.ru

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коронавиурска каршы көрәш буенча барлык таләпләрен үтәүне катгый контрольгә алырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз, аерым алганда, шәхси саклану чараларын мәҗбүри кию турында бара, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында битлек кияргә кирәк. Татарстан Президенты бу хакта төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә әйтте, анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада предприятиеләрне һәм оешмаларны контрольдә тотуның көчәюен искәртте. Ике атна эчендә 1268 объект (соңгы атнада якынча 800) тикшерелде. «Хокук бозулар ачыкланган объектлар өлеше борчуга сала. Аларга карата административ эшләр кузгатылган», — диде ул.

Җәмәгать транспортында 37 маршрутның 18 маршрутында кондукторларның битлек режимын бозуы ачыкланган. Ике атнада тикшерелгән 184 азык-төлек кибетенең 15ендә хокук бозу очраклары ачыкланган.

Шул ук вакытта 168 тикшерелгән җәмәгать туклануының 15 оешмасында битлек-перчаткалы режим үтәлми генә түгел, термометрия дә үткәрелми, дип өстәде докладчы.

Тикшерелгән 119 мәктәпнең 17 белем бирү учреждениесенә кисәтүләр бар. Алар Әгерҗе, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында урнашкан.

Шулай ук югары уку йортларының 56 объекты тикшерелде, шул исәптән филиаллар һәм тулай тораклар. Аларның дүртесендә генә коронавируска каршы көрәш алып барылмаган. Сентябрь аенда җиде студент Covid-19 белән авырган, диде Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100