news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче хатын-кызны автобуста битлексез барган өчен штрафка тартканнар

Полицейскийлар татарстанлылар кибеттә һәм транспортта битлек кияме-юкмы икәнлеген тикшерә.

Казанда яшәүче хатын-кызны автобуста битлексез барган өчен штрафка тартканнар
Гүзәл Хөсәенова

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда яшәүче хатын-кызны автобуста битлексез барган өчен штрафка тартканнар.

Бүген Яңа Савин районында битлек режимын бозучыларны ачыклау максатыннан рейд узды. Полиция хезмәткәрләре үзләре кергән беренче автобуста ук иминлек чараларын үтәмәгән бер кызны күреп алды.

«Мин автобуста хастаханәдән кайтып килә идем. Битлекне шунда онытып калдырганмын», — дип акланды кыз автобустан чыкканда.

Кызга тукталышта ук беркетмә төзеделәр. Хәзер аңа бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Бер сәгать эчендә полицейскийлар битлек режимын бозган өч кешене очратты һәм алты пассажир белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100