news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тест бирмәгән 14 туристка штраф салганнар

Казан аэропортында чит илдән кайтучылар арасында коронавирус йоктыруның 11 очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирустан тест бирмәгән 14 туристка штраф салганнар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда чит илдән кайткач Covid-19 короновирусына тест тапшырмаган өчен 14 туристка штраф салганнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традицион республика киңәшмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Чит илдән кайткач та коронавирустан тикшерү узмаган кешеләргә беркетмә төзегәннәр. 60 беркетмә төзелгән, суд аша 14 кешегә 109 мең сумнан артык штраф салу турында карар кабул ителгән», — диде докладчы.

Чит илдән кайтуга Covid-19 инфекциясенә тикшеренүдән баш тартккан өчен 15 меңнән 40 меңгә кадәр штраф каралган. Шулай итеп, әлегә судлар хокук бозучыларга аз күләмдә штраф сала.

Марина Патяшина сүзләренчә, Казан халыкара аэропорты Төркиядән 260 рейс кабул иткән. Аларда республикага 52 меңнән артык пассажир кайткан, алар арасында утыздан артык кеше Татарстаннан булган. Чит илдән кайтучылар арасында коронавирус йоктыруның 11 очрагы ачыкланган.

24 сентябрьдән чит илдән кайткан россиялеләр коронавируска тест нәтиҗәләрен алганчы үзизоляция режимын үтәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100