news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Патяшина: Татарстанда коронавируслы кискен тын юллары вирус инфекциялеләр саны арта

Уку елы башлануга карамастан, сентябрьдә республикада Covid-19 белән авыручы балалар саны артмады.

Патяшина: Татарстанда коронавируслы кискен тын юллары вирус инфекциялеләр саны арта

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируслы кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны арта һәм коронавирус пневмониясе өлеше кими. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традицион республика киңәшмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Инфекциянең клиник билгеләре структурасына килгәндә, коронавирус пневмониясенең өлеше 8 процентка кимүен, коронавирус кискен тын юллары вирус инфекциясе өлеше 10 процентка артуын күрәбез», — диде докладчы.

Коронавирус йоктыруның яңа очраклары артуы (күпкә булмаса да) борчый, диде Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе. Шул ук вакытта ул сентябрьдә авыруның структурасындагы үзгәрешләргә аерым тукталды.

Аерым алганда, уку елы башлануга карамастан, коронавирус йоктырган балалар саны артмаган. Сентябрьдә укучылар арасында бер авыру очрагы да теркәлмәгән. Моннан тыш, 65 яшьтән өлкәнрәк арасында авыручылар бераз кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot