news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Игъламов республикаларда милли телдә язучы драматурглар бетеп баруын әйтте

Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестиваленә коллективлар нигездә прозага нигезләнеп куелган спектакльләр алып килә.

Нияз Игъламов республикаларда милли телдә язучы драматурглар бетеп баруын әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бик күп халыкларда милли телдә язылган заманча драматургия калмады диярлек. Бу хакта бүген Тинчурин фестивале ачылу уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә Нияз Игъламов әйтте.

“Татарда, башкортта, якутта ул әле азрак бар. Мариларда, мордваларда ул элек тә бик аз иде. Хәзер бөтенләй юкка чыгып бара. Марида бердәнбер исән драматург калган, мордвада үз телендә язган бер драматург та юк”, - ди Нияз Игъламов.

Театр белгече әйтүенчә, Мордва театрының репертуарында мукшы телендә - ике, эрзя телендә ике спектакль бар. Калганы – рус телендә. “Бу - бик куркыныч тенденция”, - ди Нияз Игъламов.

Аның фикеренчә, бу проблеманы күтәрергә - милли драматургиягә ярдәм итәргә кирәк.

Халыкара театр фестиваленә театр коллективлары нигездә драматургия әсәрләре белән түгел, ә прозага нигезләнгән инсценировкалар буенча куелган спектакльләр белән килә. Тинчурин театры үзе дә проза әсәре буенча язылган ике спектакль күрсәтә.

  • Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100