news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Никарагуа Россиягә теләктәшлек белдереп 24 мартны матәм көне дип игълан итәргә булган

24 мартта Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә «Крокус Сити Холл» концертлар залында теракт сәбәпле, Никарагуада, Россия халкына теләктәшлек белдереп, 24 март матәм көне дип игълан ителгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Никарагуа Республикасы Президенты белән Татулашу һәм милли бердәмлек хөкүмәте теләктәшлек, шулай ук Россия кешеләренең гомерен өзгән коточкыч террорчылык актын кабул итмәү һәм гаепләп чыгу йөзеннән 2024 елның 24 мартын илкүләм матәм көне дип игълан итәргә, диелгән республика лидеры Даниэль Ортег имзалаган белдерүдә.

22 мартта Мәскәү өлкәсенең концертлар залында һөҗүм булды. Россия Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматларына караганда, «Крокус Сити Холл» концертлар залында һәлак булучылар 133 кеше тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Кичә Мәскәү вакыты белән 15.30 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать вакытында 24 мартны Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан итте. Сербия Республликасы Президенты Милорад Додик, шулай ук Россия халкына теләктәшлек билгесе итеп, 24 мартны матәм көне дип игълан итү карары турында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100