news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Крокус»тагы терактта үлүчеләрнең исемлеген бастырды

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Крокус»тагы терактта үлүчеләрнең исемлеген бастырды

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Крокус Сити Холл»да булган теракт аркасында һәлак булганнарның яңа исемлеген бастырды. Исемлектә 29 исем бар.

Исегезгә төшерәбез, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан гражданнарга аттылар, шуннан соң янгын чыгардылар. Бу факт буенча терроризм турында җинаять эше кузгатылган. Террорчылар тоткарланган.

Хәзерге вакытта рәсми рәвештә 133 кеше һәлак булган, әмма теракт корбаннары саны арта бара. Хастаханәләрдә 107 пациент, шул исәптән өч бала. Бер бала – бик авыр хәлдә, ике бала – авыр хәлдә. Өлкәннәр арасында 15е бик авыр хәлдә, 42е авыр хәлдә, дип билгеләнә.

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100