news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовия башлыгы Артем Здунов Сабантуй турында: Безнең дуслыкны берләштерә торган бәйрәм

Бүген Мордовиянең Ләмбрә районының Аксюн авылында XII Бөтенроссия авыл Сабан туеның рәсми ачылышы булды.

Бәйрәмдә чыгышында Мордовия башлыгы Артем Здунов билгеләп үткәнчә, бүген республика халкы тормышында бәхетле көн, чөнки мондый зур чара Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елында уза.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Шулай ук бу Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елы, һәм безгә Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү ышанып тапшырылган. Бу бик күңелле бәйрәм, сез яхшы эшләдегез, хәзер ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә, уңдырышлы мордва җирендә ярышырга мөмкинлек бар. Бу бәйрәмнәр –безнең дуслыкны берләштерә торган бәйрәмнәр», - диде Здунов.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Гомумән, остазлар, укытучылар килүе зур бәхет, алар карый һәм киңәш итә, чөнки безгә күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Ә, иң мөһиме, без бергә – хезмәт сөючән халык һәм без барысын да булдырачакбыз!» – дип тә өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100