news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Федераль авыл Сабан туен оештыручыларга рәхмәт белдерде

Рөстәм Миңнеханов Федераль авыл Сабан туен оештыручыларга рәхмәт белдерде
Салават Камалетдинов

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовиянең Ләмбер районындагы Аксеново авылында Федераль авыл Сабан туенда булды.

«Без бүген бик матур җирлектә үзебезнең, татар халкыбызның иң яраткан бәйрәмебез - Сабантуйны үткәрәбез. Мордовия башлыгы Артем Здунов командасына, Татарстаннан килгән артистларга, җирле артистларга зур рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бәйрәмне оештыруда булышырга килгән Кукмара районы вәкилләрен дә искә алды.

«Сабантуй яхшы оешкан. Ул шушылай зурлап тагын Казанда гына уза торгандыр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бәйрәмне көтеп алган, мәйданга җыелган кешеләргә исәнлек-саулык теләде. «Бәйрәм матур узсын, кабат күрешергә насыйп булсын. Бәйрәм белән», - диде ул.

Бүген төп чаралар Мордовия татарлары күпләп яши торган Аксеново авылында уза. Бөтенроссия Сабан туе татар халык уеннарын сурәтләнгән театральләштерелгән тамашадан башланды.  Икенче өлештә тамашачыларга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү тарихын чагылдырган театральләштерелгән чыгыш тәкъдим ителде.
Өченче өлеше Мордовия татарларының тарихына багышланган иде. 

Бәйрәмне алып баручылар Мордовиядә туып-үскән бөек татар эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, хәрби җитәкчеләр, спортчылар исемнәрен - Һади Такташ, Шәриф Камал, Габдрахман Әбсәләмов, Шамил Тарпищев, адмирал Федор Ушаков, Михаил Девятаевны атады.  

Аннары мәйданга җыелучылар “Туган тел”  җырын башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100