news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туе Әстерхан өлкәсендә була

Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туе Әстерхан өлкәсендә була
https://tatar-congress.org

Чираттагы Бөтенроссия авыл Сабан туе 2023 елның 20 маенда Әстерхан өлкәсендә узачак.

Бүген Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов Бөтенроссия авыл Сабан туе символы "Тулпар ат"ны Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы - губернатор администрациясе җитәкчесе Павел Паутовка тапшырды.

"Мордовиядә оештырылган Сабантуйга сокланам. Сабантуй - ул ак каен, кеше туганда укыла торган дога, Май чабу кебек үк безнең уртак бәйрәмебез. Эстафетаны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Барыгызны да 2023 елның 20 маенда кунакчыл Әстерхан җиренә чакырам", - диде Павел Паутов.

  • Рөстәм Миңнеханов Федераль авыл Сабан туен оештыручыларга рәхмәт белдерде, дип язган идек.

Салават Камалетдинов фотолары:

news_right_1
news_right_2
news_bot