news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Моди Россия белән Украина арасындагы конфликт тыныч юл белән хәл ителергә тиешлеген әйтте

Моди Россия белән Украина арасындагы конфликт тыныч юл белән хәл ителергә тиешлеген әйтте
Фото: © Станислав Красильников, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия белән Украина арасындагы конфликт тыныч юл белән хәл ителергә тиеш, Һиндстан моңа мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә әзер, дип белдерде Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Казандагы БРИКС саммиты кысаларында узган Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда.

«Россия һәм Украина арасында дәвам иткән конфликтны хәл итү юлларын эзләү буенча без даими рәвештә элемтәдә торабыз. Элегрәк әйткәнемчә, без барлык проблемалар тыныч юллар белән хәл ителергә тиеш дип саныйбыз һәм әлеге илләр арасында тизрәк тынычлык торгызуны тулысынча хуплыйбыз. Без киләчәктә дә теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер», - дип белдерде Моди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100