news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һиндстан премьер-министры Моди Казанга килде

Һиндстан премьер-министры Моди Казанга килде
Фото: © Илья Питалев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Һиндстан Республикасы премьер-министры Нарендра Моди БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Саммит 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәртәбәле кунакны Татарстан Республикасы башкаласы халыкара аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Һиндстан премьер-министрын шулай ук Казан мэры Илсур Метшин сәламләде.

Аэропортта Нарендра Модига чәк-чәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Моңарчы, Казанга юлга чыкканда, сәясәтче «Казанга сәфәрем Һиндстан белән Россия арасындагы аерым бер төрле һәм приоритетлы стратегик партнерлыкны тагын да ныгытачак» дип белдерде.

  • Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәрелә торган БРИКС саммиты Татарстан башкаласында өч көн дәвам итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин бүген, 22 октябрьдә үк, Нарендра Моди һәм башка чит ил лидерлары белән очрашырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100