news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Владимир Путинга рәхмәт белдерде

Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Владимир Путинга рәхмәт белдерде
Фото: ©Кристина Кормилицына, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Казанда дипломатик очрашуда Россия Президенты Владимир Путинга илләр дуслыгы һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.

«Кунакчыллыгыгыз, җылы һәм ачык күңелле булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга, шундый матур шәһәргә килүемә шатмын. Һиндстанның бу шәһәр белән тирән тарихи элемтәләре бар», – диде Нарендра Моди Татарстан башкаласында Владимир Путин белән сөйләшүләрдә.

  • БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100