news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: Дәүләт ярдәменнән торган классик мәгариф схемасын кулланырга кирәк

Минтимер Шәймиев: Дәүләт ярдәменнән торган классик мәгариф схемасын кулланырга кирәк
Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев мәгариф системасында проблемалар булуын әйтте. Ул бу хакта профессор, ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновка мемориаль такта ачу чарасында сөйләде.

Минтимер Шәймиев дәүләт ярдәменнән торган классик укыту системасын кулланырга кирәклеген әйтте.

«Мансур Хәсәнович бөтен тормышын фәнгә һәм мәгарифкә багышлады. Ул заманда бездә нинди мәгариф министрлары булды. Берсеннән берсе атказанган кешеләр. Хәзерге мәгарифтә ул вакытка караганда проблемалар күбрәк. Хәзер үзгәртеп кору заманасы, шуңа күрә авырлыклар да бар. Сез, ата-аналар буларак, моны үзегез дә аңлыйсыз. Ләкин дәүләт ярдәменнән файдаланган классик схеманы кулланырга кирәк», – диде Минтимер Шәймиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot