news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәннәр академиясендә профессор Мансур Хәсәновка мемориаль такта ачтылар

Фәннәр академиясендә профессор Мансур Хәсәновка мемориаль такта ачтылар
Салават Камалетдинов

Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты, Татар энциклопедиясе институтының беренче директоры Мансур Хәсәнов истәлегенә Фәннәр академиясе бинасында мемориаль такта ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов, галимнәр, язучылар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов академия бинасында мемориаль такта урнаштыруны галимнең зур хезмәтләрен тануның мөһим билгесе булуын әйтте.

«Мансур Хәсәновичның хезмәт биографиясе бик бай. Ул озак еллар фәнни-педагогик эшчәнлек алып бара, партия органнарында эшли, милли мәгариф, сәламәтлек саклау, фән һәм мәдәният, физик культура һәм спорт, журналистика үсешенә зур өлеш кертә. Мансур Хәсәнович безнең хәтердә Фәннәр академиясенә нигез салучы буларак калачак. Туган академиясе диварларындагы мемориаль такта галимнең зур хезмәтләрен тануның тагын бер мөһим билгесе, аның гомуми эшкә керткән кыйммәтле өлешенә хөрмәт күрсәтү», – диде Татарстан Рәисе.

Минтимер Шәймиев Мансур Хәсәнов белән берлектә Татарстан Фәннәр академиясенә нигез салуларын искә алды.

«32 ел элек без бу бинаны алып, республикабызның Фәннәр академиясен булдыра алдык. Бу бик авыр булды, чөнки төзелеп кенә килгән Россиядә, башкалар уйларга да батырчылык итмәгән чакта, без беренче булып, Фәннәр академиясен ачтык. Әлбәттә, бу Мансур Хәсәновичның зур казанышы, аның абруе безнең республикада гына түгел, Россия фәнни киңлегендә дә зур булды. Ул үз эшенә тугры кеше иде. Мондый шәхесләрне без бер вакытта да онытырга тиеш түгел», – диде Минтимер Шәймиев.

Тантаналы чарада Мансур Хәсәновның улы Булат Хәсәнов та катнашты. Ул мемориаль такта ачуга ярдәм күрсәткән Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, ТР Фәннәр академиясе, мәдәният министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага зур рәхмәтен белдерде.

«Фәннәр академиясенә үз бинасында бу искиткеч тактаны урнаштырганнары өчен рәхмәт. Бу бинада ул 14 ел эшләде, академияне булдыру өчен күп көч куйды. Бу Минтимер Шәймиев ярдәме белән тормышка ашты. Такта ачу мәсьәләсен башлап җибәргән һәм күп көч куйган Ркаил Зәйдуллага рәхмәт әйтмичә кала алмыйм. Мәдәният министрлыгына һәм Ирада Хафизҗановнага аңлаулары өчен рәхмәт. Рөстәм Нургалиевич, сезгә такта урнаштыру карары өчен рәхмәт. Сез булмасагыз, бернәрсә дә килеп чыкмас иде», – диде Булат Хәсәнов.

Мемориаль тактаның авторы – скульптор Тимофей Тюрин. Чарага килгән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре Мансур Хәсәнов истәлегенә багышланган мемориаль тактага чәчәкләр салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100