news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены быел ирекле микрофон форматын сайлый

20-22 май көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены уза.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены быел ирекле микрофон форматын сайлаган.

«Быел без секция форматыннан киттек. Алдан әзерләнгән чыгышлар белән бергә ирекле микрофон булсын», — диде җыен уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгресс башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.

«Секция чыгышлар белән уза да китә дисәләр, быел аралашу мәйданчыгы киңрәк булсын иде дигән фикергә өстенлек бирдек», — дип аңлатты ул.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында дискуссион мәйданчыклар өчәү булачак. Аның берсе — Татарстан язучылар берлегендә узачак. «Безнең катнашучыларда икенче төрле күңел халәте булдыру теләге бар», — диде «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Язучылар берлегендә Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» китабы белән дә таныштырылачак. «Бу үзебезнең хатын-кыз шәхесләребезне күрсәтә белү дә булыр. Безгә бу җитеп бетми», — диде Кадрия Идрисова.

Икенче дискуссия Тукайның тууына 135 еллыгы уңаеннан Тукай музеенда уза. Очрашуны музей мөдире Гүзәл Төхфәтова алып бара. Биредә Тукай премиясе лауреатлары да катнаша.

Өченче дискуссия мәйданчыгы итеп «Адымнар» күптелле мәгариф комплексы сайланган. «Милли үзаңны үстерү, телне саклау дибез икән, ул милли мәгариф белән бәйле. Аның нигезендә өзлексез мәгариф системасын булдыру торачак», — диде Данис Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100