news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына быел бары тик 300 катнашучы чакырылган

20-22 май көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены уза.

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар дөньясының иң актив хатын-кызлары 20-22 май көннәрендә Казанга Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына җыелачак. Роспотребнадзор таләпләре буенча, быел җыенга 300 генә кеше җыю мөмкинчелеге бар.

«Бу — «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җыены гына түгел, төрле исем белән йөртелүче хатын-кызлар оешмалары бар. Бу -Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены», — диде җыен уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгресс башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.

Җыенга Россия Федерациясенең 49 төбәгеннән, Татарстанның барлык районнарыннан, җиде чит илдән татар интеллигенциясе вәкилләре — галимәләр, иҗат әһелләре катнаша.

Бөтендөнья татар конгресс башкарма комитеты тарафыннан дүрт елга бер тапкыр без бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды, ике елга бер тапкыр бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены уздырыла. Быел чираттагы алтынчы җыен уза.

Җыен программасында — Пленар утырыш, дискуссия мәйданчыклары, Тинчурин театрында «Өч аршын җир» спектаклен, «Гомер хәситәсе» фильмын карау, Калфак туе һәм башкалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100