Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миләүшә Хәйруллина: Милли музыка архивы унбиш-егерме ел элек оеша башларга тиеш иде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Халыкара фестивальләр лауреаты, композитор, пианист Миләүшә Хәйруллина милли музыка архивын булдыру турында фикерләре белән уртаклашты.
«Безнең тар гына даирәбездә күптәннән бер мәсьәлә борчый: композиторларның милли архивы тәртипкә салынмаган. Тыңлаучылар өчен хәзер мәгълүмат чыганаклары үзгәрде: интернет, нота архивлары барлыкка килде. Мәсәлән, бөтен музыкантлар Борис Тараканов төзегән нота архивын куллана. Сайтка керәсең, үзеңә кирәкле әсәрне табасың, ноталарын йөклисең, тыңлыйсың... Ул – шундый тәртипкә китерелгән электрон китапханә, дисәк тә була. Үзеңә кирәкле һәр әсәрне диярлек табарга мөмкин. Акрынлап, ул тулыланып тора», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.
Миләүшә Хәйруллина милли музыкада да шундый архивның булуын теләвен әйтте. «Бәлки, ул бардыр һәм киң катлам җәмәгатьчелек өчен ябыктыр. Ул булган очракта да, хәтта без – музыкантлар өчен дә ябык. Консерваториядә татар музыкасы бар, анда дәреслекләр, эзләнүләр, тикшеренүләр алып барыла. Консерваториядә дәресләр укытыла, ә студент кешенең башка мәшәкатьләре дә җитәрлек. Бу – өлгергәнлек мәсьәләсе дә, теге яки бу кешегә милли мираска мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә мөһим булуыннан тора. Ул учак еллар үткән саен гына кабынып китәргә мөмкин», – дип саный ул.
«Һәм бер мизгел: син инде консерваторияне тәмамлап, олы тормышка аяк басасың, музыкант буларак профессиональ тормыш корасың. Көннәрдән бер көнне милли музыканы каядыр барып дәүләт оркестры башкаруында тыңлап карыйсы түгел, ә үзеңнең уйнап карыйсың, балаларың, якыннарыңа тыңлатасың, укучыларыңа әлеге әсәрнең партитурасын, ноталарын күрсәтәсең килә башлый. Нәрсә дә булса табып була. Әмма тәртипкә салынган рәвештә түгел. Милли композиторларның әсәрләре чәчелеп, төрле җирдә таралып ята. Җиңел генә эзләп табам, димә», – ди музыкант.
Аның әйтүенчә, кайбер ноталар яки язмалар арабызда булмаган композиторларның туганнарында саклана торгандыр. «Алар аны кемгә дә булса тапшырамы? Һәр иҗат кешесе үзенең әсәрләрен тәртипкә салып җыеп, саклап бара, дип әйтеп булмый. Ул үзенең мирасын кемгә дә булса тапшырып калдыра, һәм кешеләр ул мирасны аңлап, төшенергә тиеш була. Кемдәдер, гомумән, иҗади тәртипсезлек булган. Мәсәлән, Салих Сәйдәшевның. Бу исә – бик четерекле эш: аның эскизлары, кайдадыр өзек-өзек язып калдырган әсәрләре һ.б. булырга мөмкин. Һәм белгечләр кайсының каралама, ә кайсының дөрес вариант икәнлеген ачыкларга тиеш була», – диде композитор.
«Бу – бик зур, күләмле эш. Боз урыныннан кузгалыр, дип уйлыйм, чөнки хәзер милли мирасыбызга битараф булмаган, кызыксынучан яңа яшь буын килде. Ильяс Камал, Данияр Соколовны алыйк, алар карамагында оркестрлар бар. Мин аларны, иҗади яктан өлгергән шәхесләр, дип әйтә алам. Һәм бу – күп елга сузыла торган эш. Бу эшне унбиш-егерме ел элек үк башларга кирәк булган. Әмма соң булса да, уң булсын», – диде Миләүшә Хәйруллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз