news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәйруллина: Мәскәү консерваториясе актив иҗат итүче композитор булуымны таный

Миләүшә Хәйруллина: Мәскәү консерваториясе актив иҗат итүче композитор булуымны таный
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Халыкара фестивальләр лауреаты, композитор, пианист Миләүшә Хәйруллина бүгенге көндә Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем алуын, андагы мөгаллимнәрнең мөнәсәбәте турында сөйләде.

«Мәскәү консерваториясендәге мөгаллимнәр актив иҗат итә торган композитор булуымны таный. Һәр атна диярлек алар миңа: «Миля, нишләп йөрисез? Эшегез шулкадәр күп, вакытыгызны укуга сарыф итмәгез», – диләр. Практикада гына остарасың, ә ул практика миндә бар, Аллаһка шөкер. Шуңа да Мәскәү белән Казан арасында бик күп йөрим, яшем дә бар, тәҗрибәм дә, бер юнәлешкә дә зарар килми», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Ул Мәскәү консерваториясенә укырга керергә әзерләнергә өлгермәвен әйтте. «Ә анда бик җитди сынаулар... «Ярый, димәк, киләсе елга кала», – дип, үз эчемнән уйлап куйдым. Кабул итү кампаниясенә ике атна калып бара иде. Мине нәрсә көтә, бер елдан соң нәрсәгә әзер торырга икәнне аңлар өчен, барып карарга кирәк, дигән карарга килдем. Һәм нәтиҗәсен үзегез беләсез», – диде музыкант.

«Композиция буенча югары белем алу турындагы дипломым булмау тынгы бирмәде. Гәрчә халык арасында инде мин композитор буларак танылырга өлгерсәм дә. Суперпрофессиональ булырга кирәк, дигәнгә омтылышым бар. Консерваториядә укыганда ук һөнәргә карата җитди мөнәсәбәт тәрбияләделәр. Практикада профессионал икәнлегемне аңласам да, үземне тагын да камилләштерәсем килде», – диде Миләүшә Хәйруллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100