Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миләүшә Хәйруллина:Мәдәният аерым бер шәхесләр хисабына үсеш кичерәчәк, алга барачак
Халыкара фестивальләр лауреаты, композитор, пианист Миләүшә Хәйруллина мәдәният үсеше турындагы фикерләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

– Мин зарланып утырырга яратмыйм. Иң мөһиме – тәкъдимең булсын. Барысы да үзебездән тора. Мәдәният аерым бер шәхесләр хисабына үсеш кичерәчәк, алга барачак, сакланачак. Ә ул шәхесләр шәхси вакытларын, акчаларын сарыф итә. Энтузиастларсыз һәм битараф булмаган шәхесләрдән башка берни дә эшләп булмый. Аллаһка шөкер, өметле яшьләр бар. Шул ук Айдар Ниязовны алыйк, ул үзенең шәхси китапханәсен булдыра, бу инде яхшы дигән сүз. Акрынлап, бу эшкә башкалар да кушылыр.
Цифрлаштыруга килгәндә, андый кешеләрнең барлык мәдәният учрежденияләренең китапханәләренә керү мөмкинлеге булсын иде. Минемчә, Татарстан Композиторлар берлегенә нигезләнгән берничә шундый энтузиаст кеше алынырлар. Аерым музыкантлар, дирижерлар... «Бу – безнеке, бу безнең архивта гына саклана, беркемне дә кертмибез», – дип каршы чыкмасыннар иде.
Камал театры, опера һәм балет театры һ.б. учреждениеләрдә архивлар бар. Бу киләчәк буынга – алдагы 100 елга исәпләнгән зур, уртак эш. Әгәр вакытында эшләп, саклап калмасак, мирасыбызны гомерлеккә югалтырга мөмкинбез. Архивны туплаганда «сез кем дә без кем» дигән сөйләшүләргә урын калырга тиеш түгел, ди ул.
Миләүшә Хәйруллина белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз