Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Мисыр Президенты террорчылыкка каршы көрәш чаралары хакында фикер алышты
«Проблема чыганаклары булган урыннарда гына көрәшергә кирәкми. Аларны бөтеләй булдырмау зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мисыр Президенты Әбдел-Фәттах Әс-Сиси дөньяда экстремизм идеологиясе таралуга каршы юнәлдерелгән кайбер чаралар хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмидкә биргән интервьюсында хәбәр итте.
«Россиядә дә, Мисырда да традицион ислам хөкем сөрә. Безнең ислам бары тик яхшылыкка өнди. Анда көчләүгә урын һәм өстенлеккә омтылыш юк. Биредә мәчетләрдә эшләүче кешеләрнең, вәгазь сөйләүче дин белгечләренең роле зур. Без Мисыр Президенты белән бу тема хакында фикер алыштык. Проблема чыганаклары булган урыннарда гына көрәшергә кирәкми. Аларны бөтенләй булдырмау зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Россиядә мөселманнарның саны 20 миллионнан артып китүен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 14 октябрьдә Мисырга эш сәфәре белән килде. ТР Президенты Мисыр Президенты һәм Премьер-министры белән сөйләшүләр үткәрде, Әл-Әзһәр университетында булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз