ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов “Татарстан — Мисыр” эшлекле форумында катнашачак

14 октябрь 2018, 13:37 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов “Татарстан — Мисыр” эшлекле форумында катнашачак Татарстан Президенты ике көнлек эшлекле сәфәр белән Мисырга килде.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эшлекле сәфәр белән Мисыр Гарәп Республикасына килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында Мисыр Президенты Абдель Фәттах Ас-Сиси һәм Мисыр Премьер-министры Мостафа Мадбули белән очрашулар планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов дөньядагы иң борынгы университетларның берсе Аль-Азхарда булырга ниятли. Ул анда Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышачак. Шулай ук “Аль-Азхар Аш-Шәриф” җәмигъ мәчетендә дә булачак.

Республика башлыгы бүген кич көнчыгышны өйрәнүче һәм сәясәт эшлеклесе Евгений Примаков бюстын ачу тантанасында катнаша. Бюст Каһирәдә Россия Фән һәм мәдәният үзәге янындагы скверда урнаштырылган. 

Иртәгә Татарстан Президенты Мисыр сәнәгать һәм сәүдә министры Амра Нассар белән очраша. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10