ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

14 октябрь 2018, 17:48 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Каһирәдә Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Абдель Фәттах Ас-Сиси белән рәсми очрашуы узды.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Абдель Фәттах Ас-Сиси белән рәсми очрашты. Очрашу Каһирәдә “Аль-Иттихадия” сараенда узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Арабскую Республику Египет

Татарстан Президенты Мисырга чакырулары һәм кунакчыллык өчен ихластан рәхмәтен җиткерде.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Арабскую Республику Египет

“Татарстан эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә ярдәм итәргә әзер. Безнең делегациянең Каһирәгә эшлекле сәфәре максаты - Россия – Мисыр багланышлары кысаларында икътисади хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен өйрәнү”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул кыскача гына Татарстан икътисады һәм инвестиция потенциалы белән таныштырды.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Арабскую Республику Египет

Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президентына еллык “Россия – ислам дөньясы: “Kazan-Summit” Халыкара икътисади саммиты турында сөйләде. Ул Халыкара саммитның Россия һәм мөселман илләре арасында икътисади хезмәттәшлек итүдә нәтиҗәле мәйданга әйләнүен әйтте. Татарстан Президенты шулай ук соңгы ике елда саммит кысаларында “Россия – Мисыр” түгәрәк өстәле оештырылуын да әйтте. Рөстәм Миннеханов Мисырның төрле бизнес оешмаларын һәм делегацияләрен Татарстанга чакырды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10