Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсенә Татарстан көненә чакыра торган шаян видео таралды
Мәскәүдәге «Россия» күргәзмәсенә Татарстан көненә чакыра торган шаян видео интернетта таралды. Чара 2 декабрьдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узачак.
Видеоролик авторлары билгеләп үткәнчә, «ВДНХда Татарстан көне алдыннан бар дөнья бертавыштан Татарстан турында җырлый». Алар фикеренчә, «клипны карау җырга күнегүгә һәм аны көне буе көйләүгә китерә».
Видеода Татарстанның нефть сәнәгатендә, автомобильләр һәм һава суднолары җитештерүдә, авыл хуҗалыгында, IT-индустриядә (аерым алганда, Иннополис шәһәре искә алына) һәм икътисадның башка тармакларындагы казанышлары санап үтелә. Клип «Без сезне көтәбез!» дигән шигарь белән тәмамлана.
Видеода популяр «Акуленок» балалар композияциясе яңгырый, ул Baby Shark җыры мотивы буенча вариация булып тора, дип яза «Татар-информ».
- Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә оештырылган «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне 2 декабрьдә була. Республиканың мәдәни программасы иртәдән биш мәйданчыкта башлана. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы ачылыш 10.00 сәгатьтә А залында 75нче павильон залында узачак.
- «Россия» күргәзмә-форумы агымдагы елның 4 ноябрендә ачылды һәм 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итә. Биредә Россиянең 89 төбәгенең, зур компанияләрнең, министрлыкларның һәм оешмаларның казанышлары күрсәтелә. Күргәзмәгә Россия Президенты Владимир Путин килер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз