news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан казанышлары турында сөйләде һәм «Россия» күргәзмәсенә чакырды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан казанышлары турында сөйләде һәм «Россия» күргәзмәсенә чакырды
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика казанышлары турында сөйләде һәм бар кешене дә Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсен карарга чакырды. Әлеге видео күргәзмә-форумның рәсми телеграм-каналында урнаштырылган.

«Татарстан — Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Бездә нефть чыгару һәм нефть химиясе үсеш алган. Без — зур сәнәгать төбәге. Республиканың танылган брендлары — «Татнефть», «КАМАЗ», Казан авиация заводы (КАЗ). Без вертолетлар һәм кораблар җитештерәбез. Иң яхшы икътисади зоналарның берсе — «Алабуга» Татарстанда урнашкан», — дип сөйли республика җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, күргәзмәдә Татарстан Республикасы көне 2 декабрьдә узачак. Рөстәм Миңнеханов бу көнне барлык чараларны иң югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кушты.

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең биш локациясендә ачылачак күргәзмә экспозицияләрендә Татарстан Республикасының сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышлары тәкъдим ителәчәк. Кунакларны шулай ук татар аш-суы, түбәтәйләр һәм күннән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, татар телен өйрәнү практикумнары һәм башкалар көтә. Керү бушлай.

Чараны рәсми ачу тантанасы 75 нче павильонның А залында планлаштырылган.

  • «Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды һәм 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итә. Әлеге форумда Россиянең 89 төбәге, зур компанияләр, министрлыклар һәм оешмалар казанышлары күрсәтелә. Күргәзмәгә шулай ук Россия Президенты Владимир Путин да килер дип көтелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100