Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көненең мәдәни программасы билгеле
2 декабрьдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендәге (ВДНХ) «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне уза. Республиканың мәдәни программасы биш мәйданчыкта оештырыла. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы ачылыш тантанасы 75нче павильонының А залында үтәчәк.
Бу залда тамашачыларны татар халкының традицион туй йолалары элементларын берләштергән тантаналы теркәү чарасы көтә. Биредә Балтач районында туып үскән Самат Зыятдинов һәм Сөмбел Ибраһимова никахларын рәсмиләштерә.
12.00 сәгатьтә павильонда «Чорлар аша» дигән концерт башлана, анда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Дәүләт камера хоры, Татарстанның атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Илүсә Хуҗина, «Премьер» вокаль төркеме музыка һәм биюләр аркылы татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен тәкъдим итә.
15.00 сәгатьтә «Каз өмәсе» театральләштерелгән йоласы була, аны К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары үткәрә. Шул ук вакытта ВДНХның төп сәхнәсендә концерт башлана. Сәхнәгә Татарстанның әйдәп баручы ансамбльләре һәм артистлары, шул исәптән этно-фолк-коллективлар, «Дабро» төркеме, «Зәкәрия» фолк-төркеме, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыга.
Этно-фолк-фьюжн стилендәге программа чираттагы вакыйга була, ул 18.00 сәгатьтә башланып, 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. 36нчы павильонда – Кино музеенда татар супергерое Туган Батыр турындагы мультфильмның тизерын күрергә мөмкин. Биредә шулай ук виртуоз музыкант-гармунчы, халык артисты Кирам Сатиев чыгыш ясаячак.
D павильоны тагын бер бәйрәм мәйданчыгы булыр дип көтелә. Биредә татар баш киемнәрен тегү буенча мастер-класслар үткәрелә.
- Искәртеп узабыз, ВДНХда (Мәскәү) оештырылган «Россия» Халыкара күргәзмә-ярминкәсе 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз