Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Телне саклауга карата эшчәнлеккә киләсе ел башында нәтиҗә ясалыр
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары районнарның мәгариф, мәдәният тармагындагы эшләрен тикшерде.
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов телне саклауга карата эшчәнлеккә 2021 ел башында беренче нәтиҗә ясалыр дип ышандырды.
Марат Әхмәтов Арчада оештырылган очрашуда катнашучы районнар буенча аналитик материал тәкъдим итте. Ул һәр районга аерым игътибар биреп, мәгариф эшчәнлеген, мәдәният тармагындагы эшләрне, милли матбугатның халык тарафыннан укылышын тикшерде.
«Очрашуда яңгыраган аналитик мәгълүматны телне саклауга карата эшчәнлеккә старт дип кабул итегез. Киләсе ел башында, әлеге саннарга никадәр үзгәреш кертә алуыбыз турында, республикабыз Президенты белән бергәләп очрашканда, нәтиҗә ясалыр. Шуңа күрә бу саннарыгызга игътибарлы булырга тырышыгыз», — дип кисәтте район җитәкчеләрен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
«Урыннарга кайткач, һәр балалар бакчасының, һәр мәктәпнең эшчәнлегенә тирән анализ ясагыз. Эшнең эчтәлегенә игътибар итегез. Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының җитәкчелегендә, коллективларда битарафлык бар икән, аларны уятыгыз, кузгатыгыз. Бу көн саен кулга тотып эшли торган эш», — дип күрсәтмә бирде Марат Әхмәтов.
Нәкъ шушындый киңәш һәм тәкъдим мәдәният бүлекләре җитәкчеләренә дә җиткерелде. Һәр коллектив, клуб, китапханә телгә һәм милли традицияләргә кагылышлы төрле үтемле чаралар үткәрергә сәләтле дигән фикер яңгырады.
Район хакимият башлыклары, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасарлары да телгә алынды. «Сез үзегезнең ресурсларны нәтиҗәлерәк файдалана аласыз. Йөзләгән бюджет учреждениесендә эшләүче хезмәткәрләрнең һәрберсе милләтне саклау өчен җаваплы. Алар бюджеттан хезмәт хакы ала һәм ниндидер нәтиҗә өчен җавап та бирергә тиешләр. Безнең һәрберебездән нәтиҗәле хезмәт таләп ителә», — дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз