news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Хакимият дәрәҗәсендә әти-әниләр белән үтемле итеп аралашканыбыз юк

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне вазифага билгеләгәндә аларның милли мәсьәләләргә карашын игътибарга алуны сорады.

Марат Әхмәтов: Хакимият дәрәҗәсендә әти-әниләр белән үтемле итеп аралашканыбыз юк
Владимир Васильев

(Арча, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов хакимият дәрәҗәсендә әти-әниләр белән аралашуның булмавын әйтте.

«Бала чакта өйрәнгән туган телне һәм тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Димәк, безгә әти-әниләр белән тыгыз эшләү, милли мәсьәләдә үзара аңлашу кирәк. Әмма хакимият дәрәҗәсендә әти-әниләр белән үтемле итеп нәтиҗәле аралашканыбыз юк. Кемдер моны ачу итеп кабул итәргә мөмкин, ләкин бу хак», — диде Марат Әхмәтов.

  • Бүген Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Арча мәдәният сараенда 11 район башлыгы белән очрашу уздыра. Чарада Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары башлыклары, мәгариф идарәләре, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнаша.

Марат Әхмәтов балага татар телен туган тел буларак укыту өчен әти-әниләрнең ризалыгы кирәк дип саный. Ул район башлыкларына «Мәктәп җитәкчеләренең эшчәнлегеннән кәнагәтьме сез?» дигән сорау бирде. Ул рус телендә укытыла торган мәктәпләрдә дә дәрестән соң чараларны милли традицияләрне һәм телне саклауны көчәйтергә кирәклеген әйтте. «Бу мәсьәләдә дә төрле урында төрле каршылыклар күренә. Моңа бернинди федераль закон да каршы килми», — ди Әхмәтов.

«Мәктәпләр әти-өниләр белән ни дәрәҗәдә тыгыз элемтәдә? Аңлашу ни дәрәҗәдә? Мәктәп җитәкчелегенең эшчәнлеге югары дәрәҗәдәме? Укытучы сүзе никадәр абруйлы? Мәктәп җитәкчеләренең эшчәнлегеннән сез — район җитәкчеләре кәнагәтьме? Алар сезнең татар җанлы җитәкчеләрме? Алар бит теләсә җәмгыятькә, әти-әниләргә телне саклауда зур йогынты ясый алырлар иде», — ди ул.

Марат Әхмәтов мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне вазифага билгеләгәндә аларның милли мәсьәләләргә карашын игътибарга алуны сорады. «Татар җанлы җитәкче булган урында туган телебезгә хезмәт итүдә күбрәк уңышка ирешә алабыз. Алдагы уку елына мәктәпләргә, балалар бакчаларына гаризалар кабул итү тәмамланган, августның тагын ике атнасы бар. Әти-әниләр белән район башлыклары контролендә татар телендә белем һәм тәрбия алуны сайлауга үтемле итеп үгетләп карагыз», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100