news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Рәмис Латыйпов турында: Без аның чыбыркысына күп эләктек

«Татар-информ» журналисты «Казан утлары» журналының «Илең турында уйла!» әдәби конкурсында җиңде.

Марат Әхмәтов Рәмис Латыйпов турында: Без аның чыбыркысына күп эләктек
Рамил Гали

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан утлары» журналының «Илең турында уйла!» әдәби конкурсы җиңүчеләр арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та бар.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

Марат Әхмәтов Рәмис Латыйповка диплом тапшырганда аның журналист булуын искәртте. «Без Рәмиснең чыбыркысына күп эләктек», — диде элеккеге ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Рәмис Латыйпов — шактый еллар телевидениедә эшләп, шул исәптән авыл хуҗалыгы темаларын тәнкыйди яктырткан журналист.

Рәмис Латыйповның «Салдат мәхәббәте» хикәясе «Казан утлары» уздырган әдәби бәйгедә кызыксындыру премиясенә лаек дип табылды. Хикәя журналды июль аенда чыккан иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100