news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илең турында уйла!» әдәби конкурсына йомгак ясалды

Конкурсны Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Казан утлары» журналы үткәрде.

«Илең турында уйла!» әдәби конкурсына йомгак ясалды
Рамил Гали

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан утлары» журналы «Илең турында уйла!» әдәби конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады. 

«Әдәби конкурсның төп оештыручысы — ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәтләремне җиткерәм. Бу әдәби конкурс „Казан утлары“ чикләрен дә чыкты. Чөнки анда балалар да катнашты һәм аларның әсәрләре балалар матбугатында да басылып чыгачак», — диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«Илең турында уйла!» әдәби конкурсына редакциягә 170 әсәр килгән. Төркия, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикаларыннан да авторлар бар. «Чит өлкәләрдә яшәүче балаларның катнашуы аеруча куандырды. Димәк, төбәкләрдә татар телен саклауга өлешебез керә дигән сүз», — дип дәвам итте журналның баш мөхәррире.

«Мондый конкурсларны күргәч телгә „горурлык“ дигән сүз килә. Мондый абруйлы конкурс өчен бик зур рәхмәт», — диде Айдар Сәлимгәрәев оештыручыларга.

Марат Әхмәтов бу конкурска зур өмет белән каравын әйтте. «Халык күңелен күпмедер кузгата алгансыз икән, ул, әлбәттә, тел язмышына эшләячәк», — диде ул.


Галерея: «Казан утлары»ның «Илең турында уйла» бәйгесендә җиңүчеләрне котлаудан фоторепортаж

«Хәзер инде бу продукцияне халыкка илтеп җиткерү дә сезнең вазифага керә. Бу әсәрләрне җиткерүнең яңа алымнарын эзләп, кайнап торсагыз конкурсларның нәтиҗәсе була», — диде ул оештыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Марат Әхмәтов конкурсның темасы дөрес сайлануына басым ясады. Ул әлеге теманы тәкъдим итүчеләргә дә, аны яктыртучыларга да рәхмәтләрен җиткерде.

Җиңүчеләр арасында язучылар Фәрит Яхин, Нәбирә Гыйматдинова, Айгөл Әхмәтгалиева, Марат Әмирханов, Зиннур Хөснияр, Марат Кәбиров һәм башкалар бар иде.

«Мин сугыш чоры баласы. Үзендә катнашмасам да, сугыш чоры авырлыкларын күргән кеше. Бу тема белән шактый шөгыльләндем. Сугышның йөзе күп төрле. Сугыш темасы әле дәвам итәр», — диде язучы Марат Әмирханов. Ул оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте.

Бер конкурска йомгак ясагач ук «Казан утлары» милли темаларны яктырткан яңа әдәби конкурс игълан итте. Конкурс ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100