news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» журналы өлкәннәр һәм балалар өчен әдәби конкурс игълан итә

«Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган әдәби конкурс 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан утлары» журналы татар телендәге әдәби әсәрләргә конкурс игълан итә. Бу хакта редакция хәбәр итә.

«Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган әдәби конкурс Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә үткәрелә.

Журнал тәкъдим иткән конкурста катнашу өчен повесть һәм хикәя жанрындагы әсәрләр сорала. Җиңүчеләргә 1, 2, 3 урыннар һәм өчәр кызыксындыру премиясе каралган. Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак.

Әдәби конкурста мәктәп балалары да катнаша ала. Алар өчен шигырь номинациясе бар. Шулай ук өч урын һәм өч кызыксындыру премиясе каралган.

Конкурска килгән әсәрләрдә сюжет яңалыгы, авторның зәвыгы, тел-сурәтләү чаралары, композиция һәм авторга хас булган стиль үзенчәлекләре бәяләнәчәк.

Конкурс 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100