news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов быелгы көз коры килде дип исәпли

Сентябрьдә дә, октябрьдә дә җитди явым-төшемнең әле булганы юк, диде министр.

Марат Әхмәтов быелгы көз коры килде дип исәпли
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быелгы көзнең коры килүенә хафалануын белдерде. Бу хактагы фикерен ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Быелгы көз 2009 елныкына охшаш. Көз коры. Бәлки сезгә асфальт дымлы булгач, көз яңгырлы килде дип уйларга җирлек бардыр. Әмма сентябрьдә дә, октябрьдә дә җитди явым-төшемнең әле булганы юк. Җир катламында нибары 45 мм дымлылык запасы бар. Кышка кергәндә, киләсе ел уңышына нигез булдыру өчен, 180-200 мм дымлылык белән керергә кирәк. Быел май-июль айларында кайбер районнарда күпьеллык планның 2,3 тапкырыннан кимрәк явым-төшем булды. Әмма тырышлык, алдынгы технологияләр аркасында, ситуациядән берникадәр чыга алдык. Шуңа күрә без хуҗалыкларга туфракны көздән югары дәрәҗәдә эшкәртергә, әзерләргә дигән бурыч куябыз. Хәтта пар җирләре дә язын эшкәртелергә калырга тиеш түгел”, - диде министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100