news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте

“Доярка булмаса, мал кими, авыл хуҗалыгы өлкәсе какшый” диде ул.

Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүген Арчада узган күчмә утырышта авыл яшәешен саклауда сыер савучы хезмәтенең ролен билгеләп үтте.
“Авылда доярка – алыштыргысыз һәм бик кирәкле кеше. Мин хуҗалык җитәкчесе булганда, йорт саен да доярка эзләп йөргәнем булды. “Апа, өч-дүрт көн генә савып тор инде, син тыңламасаң, ул сыер төркеме тарала”, - бит дидем. Төркем таралса, мал кими, авыл хуҗалыгы өлкәсе какшый дигән сүз бит”, – диде министр.

Марат Әхмәтов шулай ук авыл җирендә эшләүче хатын-кыз фермерларның да ролен әйтеп узды.

“Хатын-кыз барлык эштә дә пөхтә, тырыш, фидакарь бит ул. Шуңа күрә алардан башка авыл хуҗалыгы берничек тә бара алмый. Ә инде мөстәкыйль хуҗалыкмы, фермер хуҗалыгымы – мондый вак эшмәкәрлектә аларның урыны бигрәк тә зур”, - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Исегезгә төшерик, Марат Әхмәтов сөткә бәя кайчан артачагын да әйткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100