ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда кызның аяк табанын өздергән трамвай йөртүче эшсез калдырмауларын сорады
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Казанда Дөнья чемпионаты җанатарларын стадионга 15 шаттл йөртәчәк
Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкбез – Р.Вәлиев
Казанда Дөнья чемпионаты вакытында тонна ярым чәк-чәктән футбол тубы ясыйлар

Авыл

Марат Әхмәтов сөт бәяләренең кайчан артачагын әйтте

20 апрель 2018, 16:51 , Фото: Султан Исхаков

Марат Әхмәтов сөт бәяләренең кайчан артачагын әйтте
"Безгә әле аңарчы пальма мае һәм коры сөтне ашап бетерәсе бар", - диде министр.

(Арча, 20 октябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов муниципаль депутатларның сорауларына җавап биреп, сөткә бәя кайчан артачагын әйтте. Бу хакта ул  бүген Арчада узган "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының күчмә утырышында белдерде.

"Сөткә бая кинәт төшүне истә тотып, Президент белән махсус сөйләшеп, сыерларны саклап калу өчен 360 млн сум субсидия бүлеп бирдек. Бу берникадәр ярдәм күрсәтте. Тормыш моның белән генә бетми. Шул ук вакытта сөт базарындагы проблема, көзгә кадәр сакланыр әле. Без әле 1500 тонна пальма майларын, 1 млн тонна коры сөтне ашап бетермичә, Татарстанның сыйфатлы сөтенә ихтыяҗ артык зур булмас", - диде министр.

Ул шулай ук субсидия мәсьәләсендә Президентка кабат мөрәҗәгать итү турында да әйтте.

"Язгы кыр эшләре чорында,  Президент белән әле шундый мөмкинлек килеп чыгар һәм без аңа  "Хөрмәтле Президент, сөт бәясенә булган ситуацияне истә тотып, елның беренче яртысында бирелгән субсидияләрне тагын да саклап калып булмасмы?"  дип мөрәҗәгать итәрбез. Әгәр республиканың икътисады яхшы була икән, нигә әле мондый чишелеш тапмаска?" - диде Марат Әхмәтов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10