news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Капиталь ремонт программасында милли мәктәпләргә дә игътибар кирәк

Марат Әхмәтов: Капиталь ремонт программасында милли мәктәпләргә дә игътибар кирәк
Фото авторы: Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында капиталь ремонт программасында милли мәктәпләр дә кертелергә тиеш, дигән фикердә.

«Мәктәпләрнең капиталь ремонт программасын караганда милли мәктәпләргә игътибарны арттырырга кирәк. Әти-әни баласын мәктәпкә биргән вакытта мәктәпнең эчтәлеге, коллективына, тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсенә, мәктәпнең зәвыклылыгы, эчке яктан ни дәрәҗәдә җиһазланган булуына карый. Әлегә кадәр мәктәпләрнең ремонт программасында милли мәктәпләр күләгәдә калып килгән кебек», - диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, быел әлеге программа кысаларында 16нчы татар-инглиз гимназиясенә ремонт ясалган. «Бик матур мәктәп. Яңартылды. Бассейн ачылды», - диде ул.

«Ф» хәрефенә кадәр параллель сыйныфлар ачылган икән, шуларның бары берсе генә татар телендә икән, канәгать булып йөрергә ярамый. Республиканың милли мохите өчен иҗтимагый оешмалар, министрлыклар, хөкүмәт җитәкчеләре - барыбыз да моңа җаваплы. Безгә тынычланырга ярамый. Телебезне саклыйбыз икән, республикабызны, Конституцияне саклыйбыз дигән сүз. Безнең Казан өлкәсе булып каласы килми, шулай бит. Конституциягә кечкенә генә үзгәреш кертәсе булса да, борчылып сөйләшәбез. Монда тулаем нинди куркыныч янаганын бәяләп бетермибез», - диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100