news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Татарстан мәктәпләрендә милли эчтәлеккә контрольне көчәйтергә кушты

Марат Әхмәтов Татарстан мәктәпләрендә милли эчтәлеккә контрольне көчәйтергә кушты
Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәктәпләрдәге милли эчтәлеккә контрольне көчәйтү кирәклеге турында сөйләде.

«Мәктәпләрдә, уку йортларында милли мәгарифнең торышы мәктәпнең эш-эчтәлегенә бәһа куймый. Чөнки татар теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханын бирмәсәң дә була, аны сайлаучылар аз. Быел сигез кеше бирде, узган ел бер генә кеше иде. Киңәшем шул: мәктәп директоры, уку-укыту буенча директор урынбасары, мәгариф бүлекләре, методик үзәкләр, мәгарифне үстерү институты мәктәпләрдәге милли эчтәлеккә контрольне көчәйтсеннәр иде», - диде ул утырышта.

Аның әйтүенчә, мәктәпнең эшчәнлегендә эчке контроль аксый, дигән мәгълүмат килгән. «Мәктәп директоры ничә дәрескә кереп карады икән? Методик үзәктә эшләүче белгечләр дәресләрдә ни дәрәҗәдә актив катнашалар?» – дигән сорау күтәрде ул.

«Мин – укытучы малае. Мәгариф бүлегеннән инспектор килә, дәрескә керә, ачык дәрес бирәсе бар дип, безнең әти-әниләрнең әзерләнгәннәре хәтердә калган. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә беркем керми, диләр. Синең хезмәтең кемнәргә кирәк, дигән сорау туа. Хезмәтем беркемгә дә кирәк түгел икән, мөнәсәбәтем дә шуңа тиңдәш булачак, дип уйлыйлар. Үзәктән эчке контрольне көчәйтсеннәр иде», - диде Марат Әхмәтов.

Ул республиканың мәгариф системасы өчен бик күп акчалар тотуын әйтте.

«Бу чыгымнарга мәгариф системасының нәтиҗәсе нинди икәнен дә беләсебез килә. Мине милли мәгариф борчый. Министрлыкның милли мәгарифкә битараф булмавын беләм. Туган телдә - татар телендә мәҗбүриләп укытып булмаганын да аңлыйм. Милли мәгариф артта калды дип, мәгариф министрлыгын тәнкыйтьләүчеләр бар. Милли мәгарифкә ихтыяҗ булсын өчен милли мохит булырга тиеш. Җәмгыятьнең, илнең, дәүләтнең», - диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100