news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Без – Тукайлы халык

Марат Әхмәтов: Без – Тукайлы халык
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген Казанда Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада, шулай ук Габдулла Тукай иҗатына багышланган Бөтенроссия рәсем бәйгесе лауреатлары һәм җиңүчеләре игълан ителде.

Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләрен бүләкләргә ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов чыкты.

«Ихлас күңелдән телебез, милләтебез сагында торучыларны сәламлим. Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, чөнки сезнең белән без көчле, сезнең белән без бергә. Инде бергә икән, һәрчак җиңеп яшибез, дигән сүз.

Без – Тукайлы халык: телебез – Тукай теле, елыбыз – Тукай елы, сүзебез – Тукай сүзе. Рухи кыйблабызга тугрылыклы булып, ил-көнебезгә, милләтебезгә игелекле хезмәт итеп яшәүче һәрбарчагыз – энҗе бөртеге кебек кешеләр сез.
Һәрберегез бик кадерле безгә», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Ул туган телен яраткан кеше, һичшиксез, башка халыкларның телләренә дә хөрмәт күрсәтәчәген билгеләп узды. «Милләтенең гореф-гадәтләрен, матур традицияләрен саклый белә торган халык башка милләтләрнең дә шул ук рухи сыйфатларын кадерли, хөрмәтли белә. Без туган телебезне олылап, башка милләтләргә дә кадерле мөнәсәбәт булдырабыз. Илебез-көнебезне берләштерәбез, ә андый сыйфатлар безгә бик кирәк», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Ул, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе буларак, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм җитәрлек түгеллеген дә искәртте. «Кимчелегебезне аңлыйм. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәгәнегез өчен без сезгә – чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә бик бурычлы, чөнки әле сезгә җитәрлек күләмдә ярдәм күрсәтә алганыбыз юк», – диде Марат Әхмәтов.

Ул шушы форумнан соң милләттәшләребездән ниндидер теләкләр, мөрәҗәгатьләр булса, комиссия исеменнән мөмкин булган ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

«Әле үзебез 2 миллионнан артык татар яши торган Татарстанда туган телебезне саклау авыр дип зарланабыз, ә сезгә ничек кыен булганын күз алдына китерүе дә авыр. Сез чит җирдә, башка мохиттә үзегезгә рухи көч табып, телебезгә, көнебезгә хезмәт итеп яшисез. Бергә булыйк. Зәйнәб Фәрхетдинова җырындагыча, «бергә барыбер җиңелрәк», – дип тәмамлады Марат Әхмәтов чыгышын.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot