news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле

Татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле.

Аларның исемнәрен бүген Казанның «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.

Алар түбәндәгеләр:

  • Казан шәһәреннән Мөслимә Адиева;
  • Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов;
  • Төркиядән Нурбикә Нәҗипова.

Олимпиадада Россиянең 30 төбәгеннән, 5 чит илдән 500 бала катнашкан.

Йомгаклау этабы төп өч турдан гыйбарәт:

  • язма тур (татар теле, татар әдәбиятыннан язма биремнәр үтәү);
  • телдән ( татар теленнән, татар әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр үтәү);
  • Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot