news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә йомгак ясый: күпме орлык чәчелгән һәм уңыш фаразы нинди?

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Чәчү кампаниясе йомгаклары, Татарстан Республикасында уңышны формалаштыру һәм терлек азыгы әзерләүнең барышы» дип аталган брифинг булды.

Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә йомгак ясый: күпме орлык чәчелгән һәм уңыш фаразы нинди?
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Марат Җәббаров: «Республикада чәчү кампаниясе тәмамланды, терлек азыгы әзерли башладык»

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, әлеге көндә язгы чәчү эшләре төгәлләнүен хәбәр итте.

«Республикада язгы чәчү кампаниясе тәмамланды һәм терлек азыгы хәстәрлибез. Май ае башында яңгырлар да күп булды. Татарстан буенча быел чәчүлек мәйданнары 2,7 миллион гектарны тәшкил итте. Шул исәптән, бөртекле культуралар – 1,3 миллион, майлы культуралар – 583 мең, шикәр чөгендере – 53,7 мең, ә терлек азыгы культуралары – 752 мең гектарны били. Бөртекле һәм мал азыгы культуралары мәйданнарын оптимальләштерү исәбенә майлы культуралар мәйданы 100 мең гектарга артты. Шуннан соң уҗым рапсы уңышы да быелгы кышның һава торышына бәйле яхшы булды. Моннан тыш, бәрәңге утырту мәйданы 1,3 мең гектарга арткан – 5,7 мең гектарга кадәр», – диде ул.

Шулай ук министр чәчү кампаниясе вакытындагы финанслау мәсьәләләренә дә тукталды.

«Быел язгы кыр эшләрен финанслау 42,1 миллиард сумга төште Бу үткән ел белән чагыштырганда 3,3 миллиард сумга күбрәк. Акчаларның күп өлеше ашламалар алуга юнәлдерелгән – 15,1 миллиард, 3,5 миллиард – орлыкларга, 6,1 миллиард – үсемлекләрне саклау чараларына, 8,6 миллиард сум – ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә, ә калган 8,8 миллиард сум – башка чыгымнарны да кертеп хезмәт хакларын түләүгә. Бүгенге көндә агрономия белгечләре яхшы аңлый, сыек ашламалар күпкә әйбәт нәтиҗә бирә. Быел сыек ашламалар әзерләү өчен субсидия ярдәмнәре дә булдырылган», – дип билгеләде Җәббаров.

  • Марат Җәббаров билгеләп үтүенчә, агымдагы елның чәчү кампаниясенә барлык орлыклар вакытында кайтарылган. Шулай ук ул үзебездә җитештерелгән орлык күләме артуын әйтте. Министр «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында 2030 елга орлыкларның 70 проценты Россиядә җитештерелгән булырга тиеш булуын да белдерде.

Россиядә җитештерелгән орлыклар чәчелгән басулар арта

Марат Җәббаров, илдә җитештерелгән орлыклар чәчелгән басу мәйданнары артуын да билгеләде.

«Быел шикәр чөгендере мәйданының 53 процентына Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгән орлыклар чәчелгән. Ә былтыр гына бу күрсәткеч нибары 8 процент иде. Башка культураларга килгәндә, кукуруз буенча әлеге күрсәткеч 70 процентны тәшкил итә һәм узган елдан бирле үзгәрмәгән. Үзебезнең көнбагыш орлыклары өлеше 43тән 61гә, рапс орлыклары – 51дән 60 процентка кадәр арткан, ә соя орлыклары 45тән 53 процентка кадәр күбәйгән», – дип сөйләде министр.

Шулай ук Җәббаров, авыл җирендә яшәүче аерым категория гражданнарга бушлай орлык бирү программасы турында да әйтеп узды.

«Ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы һәм килешү буена махсус программа нигезендә авыл халкына 20 миллион сумлык яшелчә орлыклары таратыла. Тулаем алганда, халыкка 30 тонна суган орлыгы, 600 килограмм кишер һәм 700 килограмм чөгендер орлыгы таратылган. Һәм шулай ук 109 мең данә кәбестә рассадасы бирелгән. Ел саен орлыклар белән тулы күләмдә тәэмин итүчеләр булып – кулланучылар җәмгыятьләре тора. Әлеге программада барлык районнар да актив катнаша. Узган ел барлыгы 736 авыл җирлегендә бу төр ярдәм гамәлгә ашырылган һәм 30 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык орлыклар алуга ирешкән булган», – диде ул.

  • Гомумән, Татарстандагы язгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 857 чәчү комплексы, 5 меңләп чәчкеч һәм җир эшкәртү агрегатлары эшкәртелгән. Язгы чәчү һәм терлек азыгы хәстәрләү эшләренә техника тулысынча әзер килеш, техник караулар үтеп кергән булган.

Министр терлек азыгы әзерләү барышы белән таныштырды

«Әлеге вакытта республика хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү кызу темплар белән дәвам итә. Агымдагы елда 3,3 миллион тоннага якын сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 330 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Бүгенгә 71,7 мең гектар күпьеллык үлән чабылган (348 мең гектардан 21 процент), 372 мең тонна сенаж массасы һәм 18 мең тонна печән әзерләнгән. Шулай ук кырларда корткычларга каршы эшкәртү бара. Химик саклау чаралары 600 мең гектар басуга кертелгән. Әйтергә кирәк, һава торышы, әлбәттә игеннәрнең дә, чүпләрнең дә үсүенә уңай тәэсир итә», – дип ассызыклады Җәббаров.

Министр әйтеп узган терлек азыгы күләме, шартлыча бер баш малны уртача 40 цетнер азык тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, диелгән. Республикада терлек азыгы әзерләү кампаниясен уздыру өчен кырларда механизаторлар үзйөрешле азык җыю комбайннары, чапкычларда эшли.

«Тулаем алганда безнең бөтен авыл хуҗалыгындагы кыр эшләрендәге техниканы әзерләү өчен 5,9 миллиард сум кирәк. Аның 3,1 миллиарды – язгы чәчү кампаниясенә булса, урак чорына – 2,8 миллиард сум. Ел саен техниканы җитди тикшерү аша кабул иткәч кенә басуларга чыгарабыз. Әлбәттә, җитешсезлекләр дә булгалый, ләкин алар төзәтелеп бара. Шулай ук быелга безгә 140 тонна ягулык бирелгән, инде 30 тоннадан артыгы хуҗалыкларга бирелгән», – дип сөйләде ул.

  • Шулай ук брифингта билгеле , Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җәй башына уртача хезмәт хакы якынча 60 мең сумны тәшкил иткән. Тармакта уртача хезмәт хакы узган елның җәе башына якынча 53 мең сум булган. Шул рәвешле, бер ел эчендә хезмәт хаклары 13 процентка арткан һәм үсүен дәвам итәчәк, дип белдерде министр журналистларның сорауларына җавап биргәндә.

«Булган бәяләр белән эшләргә кирәк»

«Һәрбер хуҗалыкның яхшы итеп яңа техника алып, заманча җиһазлар белән эшлисе килә. Шуңа күрә булган бәяләр белән эшләргә кирәк. Безнең республикада җитештерелгәнне эшкәртүчеләр дә бар. Узган елларда бәрәңге эшкәртүләр буенча эшли башлаучылар булды. Безнең республикада бәрәңге күп үстерелә, халыкка җитәрлек. Ләкин бәяне берничек тә тота алмыйбыз. Болай бәрәңге үстерү буенча Татарстанда 12ләп хуҗалык эшли. Мондый төр яшелчә үстерүчеләр өчен дә күптөрле программалар, ярдәм чаралары каралган. Өч ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшеп, ярдәм бирелде: саклагычлар төзү буенча. Төзелешкә тотылган акчаның 50 проценты кире кайтарыла», — диде министр.

Шулай ук Марат Җәббаров, ел саен март аена хуҗалык саклагычларында бәрәңге бетүен әйтте.

«Әлеге көндә 3 класс бодайның тоннасы – 14 мең 600 сум, арышның бәясе – 11 мең 300 сум. Бу бәяләр артырмы яки кимиячәкме икәне – федераль пошлинага бәйле. Безнең республикада елдан-ел терлекчелеккә игътибар бирелә. Үзебездә җитештерелгәнне үзебезгә, дип. Ел ахырында сөт бәяләре артуы көтелә. Әйтергә кирәк, бүген хуҗалыклар өчен итнең дә, сөтнең дә бәясе бар. Без бераз бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнар күләмен киметтек. Ләкин рапс белән көнбагыш чәчелгән басулар артты. Ул культураларның бәяләре яхшы әле», — диде ул.

  • Брифинг вакытында быелгы урып-җыю кампаниясенә 3250 комбайн булуы һәм алар уракка 76 процентка әзер булулары хәбәр ителде. Һәм 1 июльгә кадәр уракка керешәсе техника ремонты тәмамланырга, тиеш диделәр.
news_right_1
news_right_2
news_bot