news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү барышы белән таныштырды

Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү барышы белән таныштырды
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, әлеге вакытта төбәк басуларында барган терлек азыгы әзерләү кампаниясе барышы белән таныштырып үтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

«Әлеге вакытта республика хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү кызу темплар белән дәвам итә. Агымдагы елда 3,3 миллион тоннага якын сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 330 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Бүгенгә 71,7 мең гектар күпьеллык үлән чабылган (348 мең гектардан 21 процент), 372 мең тонна сенаж массасы һәм 18 мең тонна печән әзерләнгән. Шулай ук кырларда корткычларга каршы эшкәртү бара. Химик саклау чаралары 600 мең гектар басуга кертелгән. Әйтергә кирәк, һава торышы, әлбәттә игеннәрнең дә, чүпләрнең дә үсүенә уңай тәэсир итә», – дип ассызыклады Җәббаров.

Министр әйтеп узган терлек азыгы күләме, шартлыча бер баш малны уртача 40 цетнер азык тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, диелгән. Республикада терлек азыгы әзерләү кампаниясен уздыру өчен кырларда механизаторлар үзйөрешле азык җыю комбайннары, чапкычларда эшли.

«Тулаем алганда безнең бөтен авыл хуҗалыгындагы кыр эшләрендәге техниканы әзерләү өчен 5,9 миллиард сум кирәк. Аның 3,1 миллиарды – язгы чәчү кампаниясенә булса, урак чорына – 2,8 миллиард сум. Ел саен техниканы җитди тикшерү аша кабул иткәч кенә басуларга чыгарабыз. Әлбәттә, җитешсезлекләр дә булгалый, ләкин алар төзәтелеп бара. Шулай ук быелга безгә 140 тонна ягулык бирелгән, инде 30 тоннадан артыгы хуҗалыкларга бирелгән», – дип сөйләде Марат Җәббаров.

  • Шулай ук брифингта билгеле булуынча, Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җәй башына уртача хезмәт хакы якынча 60 мең сумны тәшкил иткән. Тармакта уртача хезмәт хакы узган елның җәе башына якынча 53 мең сум булган. Шул рәвешле, бер ел эчендә хезмәт хаклары 13 процентка арткан һәм үсүен дәвам итәчәк, дип белдерде министр журналистларның сорауларына җавап биргәндә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100