Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә җитештерелгән орлыклар чәчелгән басулар арта
ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, илдә җитештерелгән орлыклар чәчелгән басу мәйданнары артуын билгеләде.
«Быел шикәр чөгендере мәйданының 53 процентына Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгән орлыклар чәчелгән. Ә былтыр гына бу күрсәткеч нибары 8 процент иде. Башка культураларга килгәндә, кукуруз буенча әлеге күрсәткеч 70 процентны тәшкил итә һәм узган елдан бирле үзгәрмәгән. Үзебезнең көнбагыш орлыклары өлеше 43 тән 61 гә, рапс орлыклары – 51 дән 60 процентка кадәр арткан, ә соя орлыклары 45 тән 53 процентка кадәр күбәйгән», – дип сөйләде министр.
Шулай ук Җәббаров, авыл җирендә яшәүче аерым категория гражданнарга бушлай орлык бирү программасы турында да әйтеп узды.
«Ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы һәм килешү буена махсус программа нигезендә авыл халкына 20 миллион сумлык яшелчә орлыклары таратыла. Тулаем алганда, халыкка 30 тонна суган орлыгы, 600 килограмм кишер һәм 700 килограмм чөгендер орлыгы таратылган. Һәм шулай ук 109 мең данә кәбестә рассадасы бирелгән. Ел саен орлыклар белән тулы күләмдә тәэмин итүчеләр булып – кулланучылар җәмгыятьләре тора. Әлеге программада барлык районнар да актив катнаша. Узган ел барлыгы 736 авыл җирлегендә бу төр ярдәм гамәлгә ашырылган һәм 30 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык орлыклар алуга ирешкән булган», – диде ул.
- Гомумән, Татарстандагы язгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 857 чәчү комплексы, 5 меңләп чәчкеч һәм җир эшкәртү агрегатлары эшкәртелгән. Язгы чәчү һәм терлек азыгы хәстәрләү эшләренә техника тулысынча әзер килеш, техник караулар үтеп кергән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз