Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров: Республикада чәчү кампаниясе тәмамланды, терлек азыгы әзерли башладык

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Чәчү кампаниясе йомгаклары, Татарстан Республикасында уңышны формалаштыру һәм терлек азыгы әзерләүнең барышы» дип аталган брифинг булды. ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, әлеге көндә язгы чәчү эшләре төгәлләнүен хәбәр итте.
«Республикада язгы чәчү кампаниясе тәмамланды һәм терлек азыгы хәстәрлибез. Май ае башында яңгырлар да күп булды. Татарстан буенча быел чәчүлек мәйданнары 2,7 миллион гектарны тәшкил итте. Шул исәптән, бөртекле культуралар – 1,3 миллион, майлы культуралар – 583 мең, шикәр чөгендере – 53,7 мең, ә терлек азыгы культуралары – 752 мең гектарны били. Бөртекле һәм мал азыгы культуралары мәйданнарын оптимальләштерү исәбенә майлы культуралар мәйданы 100 мең гектарга артты. Шуннан соң уҗым рапсы уңышы да быелгы кышның һава торышына бәйле яхшы булды. Моннан тыш, бәрәңге утырту мәйданы 1,3 мең гектарга арткан – 5,7 мең гектарга кадәр», – диде ул.
Шулай ук министр чәчү кампаниясе вакытындагы финанслау мәсьәләләренә дә тукталды.
«Быел язгы кыр эшләрен финанслау 42,1 миллиард сумга төште Бу үткән ел белән чагыштырганда 3,3 миллиард сумга күбрәк. Акчаларның күп өлеше ашламалар алуга юнәлдерелгән – 15,1 миллиард, 3,5 миллиард – орлыкларга, 6,1 миллиард – үсемлекләрне саклау чараларына, 8,6 миллиард сум – ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә, ә калган 8,8 миллиард сум – башка чыгымнарны да кертеп хезмәт хакларын түләүгә. Бүгенге көндә агрономия белгечләре яхшы аңлый, сыек ашламалар күпкә әйбәт нәтиҗә бирә. Быел сыек ашламалар әзерләү өчен субсидия ярдәмнәре дә булдырылган», – дип билгеләде Җәббаров.
- Марат Җәббаров билгеләп үтүенчә, агымдагы елның чәчү кампаниясенә барлык орлыклар вакытында кайтарылган. Шулай ук ул үзебездә җитештерелгән орлык күләме артуын әйтте. Министр «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында 2030 елга орлыкларның 70 проценты Россиядә җитештерелгән булырга тиеш булуын да белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз