news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров республика элеваторларында калган ашлык күләмен әйтте

Марат Җәббаров республика элеваторларында калган ашлык күләмен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика элеваторларында калган ашлык күләмен әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында сөйләде.

«Бүгенге көндә республиканың элеваторларында 1,3 миллион тонна ашлык бар. Яңа уңышка кадәр ул кими әле. Былтыр 1,1 миллион тонна запас ашлык калган иде», - диде ул.

Ул быелгы чәчү мәйданнарының узган елгы кадәр булуын искәртте. «Планлаштырганча бөтен мәйданнарның чәчелүе көтелә», - диде ул.

Министр сүзләренчә, бер килограмм бөртекленең үзкыйммәте уртача 10,79 сум була. Ул культураларны сату бәяләрен дә атады (өстәлгән бәягә салым саналмаган). 3нче класс бодайның тоннасы 10500 сум, 4нче класс бодай – 8200 сум, фураж – 6800 сум, арпа – 7000 сум, арыш – 6100 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100