news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров: Басуларга яңадан чәчү кирәк булмас дип өметләнәбез

Марат Җәббаров: Басуларга яңадан чәчү кирәк булмас дип өметләнәбез
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада булган салкыннарның чәчелгән җирләргә йогынтысы турында сөйләде. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

«Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә 8-12 градус салкыннар күзәтелүе билгеле. Борчылу бар, чөнки культуралар тишелеп чыгарга өлгергән иде. Бер-ике көн дәвамында күзәтүләр үткәрергә кирәк. Һәр районда белгечләр анализ ясар, хуҗалыкларны карап чыгар. Әлегә Минзәлә, Актаныш яклары белән сөйләштек. Тишелеп чыккан үсемлекнең башлары саргаеп китте, диделәр. Атна дәвамында мәгълүматлар булыр дип көтәбез», - диде ул.

Министр сүзләренчә, орлыкларны яңадан чәчү ихтималы юк дәрәҗәсендә. «Басуларга яңадан чәчү кирәк булмас дип өметләнәбез. Булса да бик әз генә булырга мөмкин», – диде ул.

Җитәкче, көзге культураларның әйбәт булуын искәртте. «Җылы апрель уҗымнарга әйбәт тәэсир итте. Көздән 550 мең гектарга уҗым чәчелде. Дым җитмәү сәбәпле, 17 проценты кышка үсеш алмаган килеш кергән иде. Кышны чыга алырлармы дип шикләнгән идек. Бүгенге көндә барысы да яхшы. 92 процент уҗымның халәте әйбәт дип бәяләнә», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot