news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы министры Татарстанда язгы чәчүне тәмамлаган хуҗалыкларны атады

Авыл хуҗалыгы министры Татарстанда язгы чәчүне тәмамлаган хуҗалыкларны атады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы чәчүне тәмамлаган хуҗалыкларны атады. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

«Бүгенге көнгә 684,2 мең гектарга язгы культуралар чәчелде. Әлегә планның 38 проценты үтәлгән. Чәчү эшләренә барлык районнар да кереште. Барлык чәчү мәйданы узган елгы кебек – 2,8 миллион гектарны тәшкил итә», - диде ул.

Аның сүзләренчә, быелгы чәчүгә беренчеләрдән булып Яңа Чишмә, Чистай, Чүпрәле, Түбән Кама, Аксубай районнары керешкән.

Татарстанның кайбер хуҗалыклары язгы чәчүне тәмамларга да өлгергән. Министр сүзләренчә, бу – Мөслим районыннан «КФХ Исламов», Буа районыннан «Алан», «Агронур» хуҗалыклары.

Чүпрәле районының «АгроТранПорт», Кукмара районының «Урал», Арчаның «Казанка», Чирмешәннең «Черемшанагро», Апас районының «АгроАктив» хуҗалыклары чәчү эшләренең 80 проценттан артыгын башкарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot