news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә каратистлар катнашачак

Быел «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә каратистлар катнашачак
Фото: "Татар-информ", Рамил Гали

«Манзара» спорт һәм музыка премиясе быел җиденче тапкыр үткәрелә. 20 гыйнвар көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында көрәшчеләр белән бергә каратистлар чыгышы да көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Манзара» премиясендә көрәштән тыш сумочыларның да катнашканы бар иде. Каратистлар чарада беренче тапкыр көрәшәчәк.

«Башка спорт төрләрен дә чакырасы килгән иде. Бу премия кысаларында каратэ күпкә өстенрәк булып чыкты һәм тамашачыларга үзенең матур үрнәкләрен күрсәтер дип уйлыйбыз», – диде «Манзара» проекты җитәкчесе Айдар Шәймәрданов.

ТР карате федерациясе президенты Искәндәр Шагин «Манзара» премиясендә каратистларны катнаштыру идеясен шунда ук хуплап алуларын әйтте.

«Берничә ел элек интернетта «Манзара»ны күреп алдым, күзәттем, кызыксындым. Үткәрү дәрәҗәсе бик югары. Анда карате да булса, бик яхшы булыр дип уйлаган да идем. Быел Айдар Рауфат улы катнашырга тәкъдим итте һәм мин шунда ук ризалаштым. Без һәрвакыт үзебезнең спорт төрен һәм, гомумән, спортны популярлаштыру өчен тырышабыз», – диде ул.

Премиядә карате буенча Россиянең спорт осталары, Россия җыелма командасының төп составында булучы спортчылар – Илья Савин белән Даниил Данилов, Лия Завгарова белән Камилла Бикмуллина очрашачак.

  • Быел «Манзара» спорт һәм музыка премиясендә татарча көрәш буенча өч лигада бил алышачаклар, дип хәбәр иткән идек. «Алтын лига» – профессиональ спортчылар, «Манзара» билбавы ияләре, дөнья чемпионнары, «көмеш лига» Әгерҗе районының профессиональ һәм һәвәскәр батырлары, «яшел лига» 30 кг га кадәрге яшь көрәшчеләр өчен.
  • Быел «Манзара»да беренче тапкыр 10 номинациядә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100