news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» спорт премиясендә катнашучы көрәшчеләр исемлеге билгеле

Көрәшчеләр өч лигада бил алышачак.

«Манзара» спорт премиясендә катнашучы көрәшчеләр исемлеге билгеле
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

20 гыйнвар «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Манзара» спорт һәм музыка премиясе була. Көрәш ярышында спортчылар өч лигада бил алышачаклар. Бу хакта премиянең оештыру комитеты хәбәр итә.

Лигалар яшел, көмеш һәм алтынга бүленгән. «Яшел лига» 18 яшькә кадәрге спортчылар өчен, «көмеш лига»да – һәвәскәрләр, «алтын лига»да профессиональ спортчылар, дөнья чемпионатларында һәм Кубокларында катнашучылар, «Манзара» премиясе чемпион билбаулары ияләре көрәшәчәк.

«Манзара» – ул гади ярыш түгел, ә махсус чакыру буенча иң көчлеләр көрәше. Оештыручылар ел саен проектта катнашу өчен иң лаеклысын сайлап алырга дип, дистәләгән ярышларга һәм турнирларга йөри. 2024 елда премия яңа спортчылар белән тулыланды, алар «Манзара» чемпион билбауларының гамәлдәге ияләренә җитди каршылык күрсәтергә әзер», – дип хәбәр итә оештыру комитеты.

«Яшел лига»да яшь көрәшчеләр Әскәр Сафин (Лаеш), Дамир Хәйретдинов (Казан), Рифат Миңнегалиев (Азнакай), Гадел Әнвәров (Актаныш) катнаша.

«Алтын лига»да Раил Нургалиев (Теләче), Муса Галләмов (Лаеш), Радик Сәлахов (Лаеш), Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы), Рәдис Сәмигуллин (Балтач), Руслан Рәфыйков (Балтач), Каюм Хәйдәров (Казан), Радик Шәймәрданов (Казан), Илнар Галимов (Алабуга), Илдар Шабаев (Ижевск), Андрей Чиндин (Питрәч), Илшат Идиатов (Арча), Айнур Сыртаев (Туймазы), Ринат Дәүләтшин (Кукмара), Руслан Газизуллин (Лаеш), Булат Мусин (Чистай) көрәшә.

«Көмеш лига»да Әгерҗе районы көрәшчеләре – Денис Әминов, Дәниф Галиуллин, Динар Хәсәнов, Илнур Хәбибуллин, Эльфир Шәрәфетдинов, Эльвир Гимазов, Самат Хикмәтуллин, Альмир Шәрәфиев, Тимур Кәримов, Эльвир Шәңгәрәев бил алыша.

«Манзара»да Әгерҗе районының иң яхшы спортчылары чыгыш ясаячак. Шулай итеп, теге яки бу сәбәпләр аркасында игътибарга мохтаҗ булган спортчыларны максатчан рәвештә җәлеп итү мөмкин була. Әйтик, Әгерҗе районы атаклы көрәшчеләр белән дан тота, ләкин алар рекламаланмаган һәм Татарстан Республикасының башка командалары өчен еш чыгыш ясый. Алга таба «Манзара» премиясе тамашачыларны районнардан яңа көрәшчеләр белән таныштырырга планлаштыра. Спортчыларны төрле лигаларга бүлү очраклы түгел», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук, быел тамашачыларга каратистлар чыгышы тәкъдим ителә. Беренче тапкыр «Манзара» мәйданында каратэ буенча спорт осталары, халыкара, бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлары Даниил Данилов, Илья Савин, Лия Завгарова, Камилла Бикмуллина очраша. Моннан тыш, премия кунакларын популяр артистлар катнашында программа көтә.

«Манзара» спорт һәм музыка премиясе 20 гыйнвар 14:00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук, быел «Манзара» спорт һәм музыка премиясендә 10 номинациядә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

  • Манзара» премиясе 2016 елда яңа талантлар эзләү максатыннан башланды. Төрле елларда премиядә Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Молдова һәм БДБ илләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән иң яхшы спортчылар катнашты.

  • «Манзара» премиясенең төп символик бүләге – чемпион билбавы. Узган елларда абсолют батыр булып, Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Булат Мусин, Ранис Гыйләҗетдинов, Эльдар Хәмитов, Радик Сәлахов калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100