news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» спорт һәм музыка премиясендә 10 номинациядә җиңүчеләр бүләкләнәчәк

20 гыйнварда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк.

«Манзара» спорт һәм музыка премиясендә 10 номинациядә җиңүчеләр бүләкләнәчәк
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

20 гыйнвар көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк «Манзара» спорт һәм музыка премиясендә 10 номинациядә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Бу хакта премиянең оештыру комитеты хәбәр итә.

«Кагыйдә буларак, ел саен премиядә бары тик милли спорт төрләренә һәм мәдәниякә өлеш керткән иң яхшы көрәшчеләр һәм артистлар гына билгеләнә иде. 2024 елда «Манзара» премиясен үстерүдә «алтын звено» булганнарның да хезмәте хөрмәтләнәчәк», диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, «Халыкара көрәш төрләре буенча иң яхшы федерация», «Көрәш төрләре буенча иң яхшы төбәк федерациясе», «Манзара» премиясен яктыртучы иң яхшы интернет-басма», «Иң яхшы журналист», «Иң яхшы продюсер», «Иң яхшы артист» («Халык мәхәббәте» номинациясе), «Иң яхшы партнер», «Иң яхшы спортсмен» («Халык мәхәббәте» номинациясе), «Иң яхшы контент-мейкер», «Социаль челтәрләрдә иң яхшы яктыртучы» номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

  • «Манзара» премиясе 2016 елда яңа талантлар эзләү максатыннан башланды. Бүген ул спорт төрләренең һәм иҗади юнәлешләрнең үсешенә ярдәм итә. Премиядә милли көрәш төрләренә аерым игътибар бирелә. Төрле елларда премиядә Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Молдова һәм БДБ илләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән иң яхшы спортчылар катнашты.
  • «Манзара» премиясенең төп символик бүләге – чемпион билбавы. Узган елларда абсолют батыр булып, Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Булат Мусин, Ранис Гыйләҗетдинов, Эльдар Хәмитов, Радик Сәлахов калды.
  • «Манзара» премиясендә ел да татар эстрадасы артистлары чыгыш ясый. Алар – Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илсаф, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Алинә Сәфиуллина, Нурзадә, Ильяс Халиков һәм башкалар.

«Манзара» спорт һәм музыка премиясе 20 гыйнвар 14:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100