news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Безруков Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобта катнашты

Онлайн-чараны үткәрү инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм блогерларны анда катнашырга чакырды.

Сергей Безруков Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобта катнашты
Рамил Гали

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Актер Сергей Безруков «Без Тукайны укыйбыз» дигән флешмобта катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә урнаштырган видеода ул «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый.

Өзекне укыр алдыннан Безруков Россиянең күпмилләтле ил булуын, анда яшәүче һәр халыкның үз язучыларын һәм шагыйрьләрен онытмавын, хөрмәтләп искә алуын билгеләп үтте.

«Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы, чөнки Россиядә гомер итүче халыклар — зур һәм дус гаилә ул», — дип искәртте актер.

Флешмоб бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулуга (ул 26 апрельдә билгеләп үтеләчәк) багышланган. Онлайн-чараны үткәрү инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм блогерларны анда катнашырга чакырды.


  • Леонид Якубович «Без Тукайны укыйбыз» флешмобында катнашты
  • Константин Хабенский «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100